2022 елда Татарстан Республикасында 3,6 мең га мәйданда урман торгызу планлаштырыла.
Эшләр «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты, «Урманнарны саклау» федераль проекты, «Экология» милли проекты кысаларында башкарылачак. Шулардан 1,4 мең га мәйданда урман культуралары утырту, 2,1 мең га табигый урман торгызу, 4 га катнаш урман торгызу һәм 104 гектарда урман үрчетү эшләре башкарылачак.
Шулай ук урман тармагы белгечләре тарафыннан 13,5 мең га мәйданда урман культураларын агротехник карау, 4 мең га урман культураларын тулыландыру, 21 га базислы урман питомникларында орлык чәчү эшләре башкарылачак.
«Республиканың урман фондында урманнарны торгызу эшләрен сыйфатлы башкаруны тәэмин итү – 2022 елга безнең төп бурычларыбызның берсе, - дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
- Аны тормышка ашыру өчен узган ел питомникларда 34,1 миллион стандарт утырту материалы үстерелгән. Бу сан урманнарны яңадан торгызу өчен генә түгел, саклагыч урман үсентеләрен утырту өчен дә җитә».