Нурлат шәһәренең 2 нче мәктәбендә Илона Ерхова белән кызыклы очрашу узды

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Илона - билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге призеры, Бөтенроссия һәм республика ярышларында җиңүче. Ул - берьюлы ике спорт төрендә спорт мастерлыгына кандидат.

Нурлат шәһәренең 2 нче номерлы шәһәр мәктәбендә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының «Мастерлар белән очрашу» проекты кысаларында укучылар белән очрашуы узды. Бу юлы чарада мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Илона Ерхова һәм аның тренеры Илшат Әһлиуллин катнашты.

Чараны алып баручы Арина Евдокимова белән ачык сөйләшү вакытында алар уңышка ирешүнең серләре белән уртаклаштылар, яшь спортчыларның нинди авырлыклар белән очрашуы турында сөйләделәр, яшь буынга киңәшләр бирделәр.

Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә Илона өченче сыйныфтан бирле шөгыльләнә, бу еллар эчендә ныклык һәм тренировкалар нәтиҗәсендә күп уңышларга ирешкән.

Яшь спортчының иң зур казанышы 2021 елда Мамадышта узган дөнья беренчелегендә җиңүе булды, ул бронза медальгә лаек булды. Илшат Әһлиуллин билгеләп үткәнчә,Илона - 9 нчы сыйныфта ук шундый югары нәтиҗәләргә ирешкән бердәнбер спорт мәктәбендә тәрбияләнүче. 

Очрашуда район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Румия Фәтхетдинова катнашты. Горурлык сүзләре белән ул Илонага һәм аның әнисе Инна Александровнага Рәхмәт хатлары, шулай ук яшь спортчыга бүләк тапшырды.

Гомумән алганда, очрашу җылы атмосферада узды һәм мәктәп укучылары арасында актив тормыш позициясе һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру җәһәтеннән менә дигән чара булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International