Халыкны социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына тапшырылган социаль ярдәм чаралары буенча беренче түләүләр 15 гыйнвардан 28 гыйнварга кадәр почта элемтәсе бүлекчәләрендә башкарыла. Алдагы айларда график буенча 3-23енә кадәр, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең клиентлар хезмәтендә (бүлек хокукларында).
Нурлатлылар тапшырылган чаралар буенча РПФның беренче түләүләрен 17 гыйнварда алды. Гыйнвар ае өчен пособиеләр вакытыннан алда кайткан, аларны стандарт түләү графигы буенча февраль аенда бирү каралган.
Гыйнвар аенда түләүләрне рәсмиләштерүче гражданнарга февраль аенда пособиеләр яңа билгеләнешләр буенча түләнәчәк. Март аеннан акчаларны күчерү стандарт график буенча башланачак,аның нигезендә яңа айда пособие алдагы ай өчен түләнә, һәр айның 3ендә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элек билгеләнгән пособиеләрне гражданнар элеккеге режимда һәм элек күрсәтелгән реквизитларга алуны дәвам итәчәкләр. Түләүне яңадан рәсмиләштерү яки озайту өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Әгәр түләүләр билгеләнмәгән булса, аларны алу хокукы 2022 елдан башлап барлыкка килгәндә, гариза белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
2022 елның 1 гыйнварыннан пенсия фондына тапшырылган социаль ярдәм чараларын халыкның төрле категорияләре ала. Мәсәлән, балалары булган эшләмәүче гражданнар да. Ата-аналар өчен йөклелек буенча, туу яки уллыкка алу буенча, шулай ук балаларны карау буенча түләүләрне үз эченә алган айлык һәм бер тапкыр бирелә торган пособиеләр каралган.
Аерым төркем түләүләрне һәлак булган хәрби һәм көч структуралары хезмәткәрләренең гаиләләренә пособиеләр һәм компенсацияләр тәшкил итә. Мәсәлән, коммуналь түләүләр, шәхси йортны ремонтлауга яки баланың җәйге сәламәтләндерү ялына чыгымнарны компенсацияләү.
Чернобыль атом электростанциясендә, «Маяк» берләшмәсендә, Семипалатинск полигонында сынаулар һәм башка шундый ук вакыйгалар аркасында радиациядән зыян күрүчеләргә социаль ярдәм чаралары да күрсәтелә.
Транспортка ия булган инвалидларга ОСАГО килешүе буенча түләнгән иминият премиясенең өлешчә компенсациясе бирелә.
Шулай ук Пенсия фонды аша сәяси репрессияләрдән зыян күргән гражданнарга акчалата компенсациянең кайбер төрләре билгеләнә.
Пенсия фондына социаль яклау органнарыннан тапшырылган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны РПФның рәсми сайтында махсус оештырылган бүлегендә белергә мөмкин.