Нурлат нәниләре министрдан бүләк алды

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Яңа елда беренче экологик дәрес "Чык тамчысы” балалар бакчасында узды.

Биредә тематик чара кысаларында яшь табигать сакчылары Кышкы әкият сукмагыннан уздылар. Аны белем бирү учреждениесе тәрбиячеләренең тату командасы әзерләде. Уен мәйданчыгы территориясендә алар табигатьне саклаучы әкият геройлары - Мыштым, Шаян, Зирәк кыз һәм Чыршыкай белән кар шәһәрчеге төзегәннәр. Шунда ук чып- чын кышкы кошлар ашханәсе дә урнашкан.

Яшь экологлар барлык биремнәрне дә уңышлы үтәде-шигырьләр белән якты кояш һәм зәңгәр күкне сәламләде, табышмаклар чиште, кошлар өчен җимлекләр файдалы һәм витаминлы азык белән тутырды, кардан төзелгән кясалма каршылыкларны узды, урманчы белән аралашты, табигатькә сак караш турында үз белемнәре белән уртаклашты, ә соңыннан күңелле эстафетада катнашты. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Венера Миңгалиева нәни экологларга сукмакны узарга ярдәм итте. Ул - балалар бакчасында еш һәм көтеп алынган кунак, тәрбиячеләр белән берлектә тематик дәресләр үткәрә, экологик белем буенча һәм табигатьне саклауга юнәлдерелгән чараларында катнаша.

-Уен формасында без балаларга әйләнә-тирә мохитне саклау турында сөйлибез, табигатьнең кадерен белергә һәм сакларга өйрәтәбез. Яшь экологлар биредә бик актив, барысы белән дә кызыксыналар, ата-аналар белән сыерчык оялары, җимлекләр ясыйлар. Хәтта кар өстендә уйнаганда да, аның да табигатьнең бер өлеше булуын аңлыйлар, - ди Венера Гамир кызы.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кышкы сукмакны уңышлы узулары белән котлап, ул аларга Татарстанның баш экологы Александр Шадриковтан бүләкләр – өстәл уены белән төсле буягыч китаплар тапшырды.

Бу министрның бүләге бит! дип зур канәгатьләнү белән уртаклашты яшь табигать сакчысы Ралиф Сәйфуллин. - Миңа китап бик ошады. Мин аны әнием белән әтиемә күрсәтәчәкмен, бергәләп уйнарбыз һәм бизәрбез.

Ә соңыннан табигатьне сакларга вәгъдә бирде. «Бу бик мөһим!» балаларча самимилек  белән җавап бирде Ралиф.

- Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүгә безнең учреждениедә зур игътибар бирелә. Бу -  балалар белән эшләүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Алар табигатьне сакларга өйрәнәләр, әйләнә – тирә мохиткә карата мәхәббәт тәрбиялибез, - диде «Чык тамчысы» балалар бакчасы мөдире Дмитрий Николькин.

Аның сүзләрен «Экояз» республика акциясендә алган бүләкләре дә раслый. 2020 елда әлеге балалар бакчасы  «Иң яхшы балалар бакчасы» номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Узган ел «Иң яхшы гаилә» номинациясендә җиңүчеләр арасында Василий һәм Лилия Давыдовлар гаиләсе лаеклы бүләк алды. Аларның кече уллары Дима «Чык тамчысы»на йөри. Балалар бакчасы быел да үз уңышларын арттырырга тырышачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International