2005 елның 25 гыйнварында Россия Президентының «Россия Студентлар көне турында»гы Указы кабул ителде.
Указ рәсми рәвештә Россия студентларының «һөнәри» бәйрәмен раслады. Ә 2007 елда Федераль законга кул куелды, аның нигезендә Россия студентлары көне Россиянең истәлекле даталарының берсенә әверелде.
Студентларга мөрәҗәгать итеп, Илсур Һадиуллин әлеге бәйрәмне Татарстанның 140 меңнән артык укучысы билгеләп үтүен билгеләп үтте.
“Бу чор – һәр кеше тормышында аеруча матур һәм рәхәт чак, чөнки ул танышуларга, кызыклы вакыйгаларга һәм яңа тәэсирләргә бай вакыт. Шуның белән бергә, хәзерге вакытта студентлар тормышы – иҗтимагый, мәдәни, спорт юнәлешендә һәм, гомумән, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә үз-үзегезне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек тә” – диде Илсур Гәрәй улы.
Министр республика яшьләрен Татарстанда талантны ачу, идеяләр һәм инициативаларны үстерү, үз-үзләрен тормышка ашыру өчен бирелгән мөмкинлекләрне актив кулланырга чакырды.
“Сезгә тырышлык телим, алган белемнәрегез һәм үз сәләтегезгә ышану киләчәк тормышта үрләр яуларга ярдәм итсен!”- Илсур Һадиуллин студентларга уңышлар теләде.
Мәгълүмат өчен: Татарстанда 45 югары уку йорты эшли, шул исәптән 15 дәүләтнеке, 11 – дәүләтнеке булмаган (шуларның 3 – дини), 19 филиал.
Югары уку йортларында 141 254 студент белем ала, шуларның 63 387се – бюджет нигезендә укый.
Чыганак: Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан