Нурлатның «Омтылыш» нәфис гимнастика студиясендә тәрбияләнүчеләр бу шимбәдә нәфис гимнастика буенча «Азнакай Кубогы» ачык турнирында катнашты.
Радмила Дмитриева үз яшь категориясендә 1 урынны яулады. Турнир дебютанты Ралинә Динмөхәммәтовага җиңүгә бераз гына калды, ул 2нче урынны яулады, икесенә дә 4әр яшь. Көмеш медальне шулай ук Динә Әбҗәппарова яулады. Нурлат командасының алыштыргысыз чемпионы Эмилия Сәгъдиева беренче тапкыр сикергеч белән чыгыш ясады. Баллар буенча ул беренче урынга чыкты.
- Нәтиҗәдә, 2022 елны бик яхшы башлыйбыз: ике беренче һәм ике икенче урын, – дип шатлыгы белән уртаклашты кызларның тренеры Зифа Сәгъдиева.