Нурлат эш бирүчеләренә Россия Пенсия фондына хисапларны 1 марттан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлегенең клиентлар хезмәтендә (бүлек хокукларында) иминләштерүчеләргә иминиятләнгән затларның стажы турында еллык хисап формасын (СЗВ-СТАЖ) 2022 елның 1 мартыннан да соңга калмыйча Пенсия фондының территориаль органнарына тапшырырга кирәк дип искәртә.

– Иминиятләнгән затларга пенсияләр билгеләү максатларында СЗВ-стажны исәпкә алу өчен кирәкле СТАЖ формасы буенча мәгълүматларны иминләштерүчеләр елына 1 тапкыр, хисап елыннан соң килүче елның 1 мартыннан да соңга калмыйча тапшыралар, – дип билгеләп үтә клиентлар хезмәте белгечләре. - Белешмәләр иминиятләштерүче тарафыннан үзендә эшләүче һәр иминләштерелгән зат турында, шул исәптән граждан-хокукый характердагы шартнамәләр төзегән затларны да кертеп, тапшырыла.

Гамәлдәге закон нигезендә, иминләштерүчеләр тарафыннан билгеләнгән срокта хисап тапшырмаган, иминләштерүчеләргә тулы булмаган яки дөрес булмаган белешмәләр биргән өчен, һәр иминләштерелгән затка карата 500 сум күләмендә финанс санкцияләре кулланыла. Ә электрон документлар формасындагы мәгълүматларны тапшыру тәртибен үтәмәгән өчен-1000 сум. Моннан тыш, вазыйфаи затка да штрафлар салынырга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International