Узган ел Нурлат балалар омбудсменына балалар хокукларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча 6 мөрәҗәгать кергән

2022 елның 23 гыйнвары, якшәмбе

Нурлатлыларны нинди сораулар кызыксындыруы һәм балалар хокуклары ничек яклануы турында Без Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат районындагы җәмәгать ярдәмчесе Алена Кнырева белән сөйләштек.

  • Алена Валерьевна, сезгә узган ел дәвамында

нинди характердагы мөрәҗәгатьләр килде?

Мөрәҗәгатьләр ата-аналардан шәхси кабул итү барышында да, телефон аша да керде. Нигездә, алар хокук һәм бурычларны аңлатуда ярдәм итүгә кагылышлы иде. Бер очракта консультация шәһәр кешесенә кирәк булды, аның мәсьәләсе балага медицина хезмәте күрсәтү белән бәйле иде. Еш кына ана белән аерылышканнан соң әти белән аралашуны тыю уңаеннан мөрәҗәгатьләр килеп чыга. Суд карары нигезендә опека органнарына мөрәҗәгать иткәннән соң, компромиссны таба алдылар. Бер ата-ана балалар бакчасында азык-төлек аллергиясе булган балаларны тукландыру уңаеннан мөрәҗәгать итте. Берничә инстанция узганнан соң, әлеге мәктәпкәчә учреждениедә менюны яңадан карауга ирешелде.

  • Балалар һәм аларның хокукларын яклау белән бергә сез профилактик эш алып барасыз. Ул нәрсәдән гыйбарәт?

-Бу эш, беренче чиратта, яшүсмерләр арасында тискәре күренешләрне кисәтүгә юнәлдерелгән. Болар-уртак акцияләр, әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышларында катнашу, имин булмаган гаиләләр буенча рейдлар һ.б. лар. Чараларда балаларга үз хокукларының гына түгел, вазыйфаларының да булуын аңлатам. Интернетта куркынычсызлык һәм социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту культурасы кебек актуаль темага да аерым игътибар бирәм. Узган елның ноябрь аенда, балаларны аларның тормышына һәм сәламәтлегенә, шул исәптән үз-үзләренә кул салуга куркыныч тудыручы гамәлләр кылуга этәрүче басма продукция сату фактын тикшерү максатыннан, шәһәрнең китап кибетләрендә дә булдым.

- Шулай да үсеп килүче буын белән мондый масштаблы эш бер генә омбудсмен җилкәсенә төшмәскә тиеш.

- Сүз дә юк, шуңа күрә без Башкарма комитет белгечләре, район мәктәпләре, оешмалары белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Әмма, беренче чиратта, балаларның үз-үзләрен тотышының нигезләре закончалыклы гаиләдә булырга тиеш. Биредә дә өлкәннәргә мөрәҗәгать итәсе килә: балалар белән ешрак аралашыгыз, кичке сөйләшүләрнең гаилә традициясен булдырыгыз, балагызның нәрсә белән кызыксынуын, буш вакытларын ничек уздыруын, кем белән дус булуын белегез. Ә уртак йөрүләр, спорт белән шөгыльләнү, мәдәни чаралар сезгә балалар белән ышанычлырак мөнәсәбәтләр урнаштырырга ярдәм итәчәк. Көчләрне берләштереп кенә без балаларыбызны тискәре күренешләрдән саклап кала, аларның хокукларын яклый алабыз.

- Алена Валерьевна, укучыларыбызга аңлап үтсәгез иде, нурлатлылар сезгә ярдәм сорап кайчан һәм ничек мөрәҗәгать итә алалар?

- Атна саен җомга көннәрендә 14.30 дан 16.00 сәгатькә кадәр мин интернат-мәктәп базасында гражданнарны шәхсән кабул итәм. Үз сорауларыгызны 8-908-349-60-68 телефоны буенча да бирергә мөмкин. Без һәркемне тыңларга әзер, теләсә нинди проблеманың хәл ителүен истә тоту мөһим, без бергәләп аны хәл итүнең төрле юлларын таба алабыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International