Нурлат сырхауханәсендә балалар өчен ковидтан вакцина бар

2022 елның 23 гыйнвары, якшәмбе

Нурлат район сырхауханәсендә балаларны яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү өчен «Гам-Ковид-Вак-М» вакцинасы бар.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2021 елның 6 декабрендәге 1122н номерлы боерыгы белән 12-17 яшьләрдәге балаларны вакцинацияләүнең профилактик прививкалар календарена кертелүе турында «Нурлат-информ»га район үзәк хастаханәсендә хәбәр иттеләр.

«Әмма балаларга бу вакцинацияне ясау ирекле һәм бары  ата-ананың яки башка законлы вәкилнең язма ризалыгы белән генә үткәрелә», - диде Нурлат районы хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Соренкова.

Белгечләр сүзләренә караганда, бу инфекция бик нык мутацияләнә һәм КОВИД-19 белән авырган  балаларда  нәтиҗәләре аяныч булуы күзәтелә.

"Зинһар, үз карарыгызга җитди карагыз. Вакцинация-ул безнең балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен реаль мөмкинлек. Вакцинацияләүнең нәтиҗәле булуы күп кенә халыкара тикшеренүләр тарафыннан расланган», – диде Татьяна Соренкова.

Әгәр ата-аналар баланы коронавирус инфекциясеннән вакциналаштырырга уйласалар, аларга үз участок педиатрына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул тикшерүдән соң прививкага юллама бирәчәк яки аны үткәрүдән баш тартачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International