«Омикрон» куркынычы: яңа мутация балаларга да, өлкән яшьтәге кешеләргә дә яный

2022 елның 23 гыйнвары, якшәмбе

Татарстанда «омикрон»ны йоктыруның беренче 11 очрагы теркәлгән инде. Бу вакытка кадәр без коронавирусның яңа штаммы турында ишеткән генә идек, һәм менә ул безгә дә килеп җитте.

Нурлат район үзәк хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Татьяна Соренкова билгеләп үткәнчә, әлеге штамм тиз тарала, әмма вакцинация узган кешеләрдә җиңел уза.

«Нәкъ, башка  кискен респиратор вируслы инфекцияләр кебек үк. Шуңа күрә беренче чиратта вакцинация һәм хәтта ревакцинация турында уйларга кирәк", - дип аңлатты ул.

Бүгенге көндә планның 83 проценты вакциналаштырылган, бу башкарылган эшләр турында сөйли. Һәм эш дәвам итә. Татьяна Соренкова сүзләренә караганда, табиб бригадалары коллектив ревакцинация ясау өчен предприятиеләргә чыгуны яңарталар. Көн саен бу процедураны 30-40 нурлатлы уза. «МАКойл», «Техносервис», Нурлат урман хуҗалыгы, СВАБ, ЛУТР, «Әкият»балалар бакчасы кебек эре предприятие           һәм оешмалардан гаризалар кабул ителде.

"Омикрон»нан ни көтәргә? Иң мөһиме – әзер торырга. Коронавирусның әлеге штаммы җиңелрәк дип саналса да, күп кенә илләрдә яңа мутациядән үлем нәтиҗәләре күзәтелде инде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы үзенең рәсми сайтында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиблык практикасы буенча баш белгеч Люция Фейсханованың шундый сүзләрен китерә.

Ул билгеләп үткәнчә, «омикрон»  йогышлырак һәм  инкубация чоры да азрак  һәм шуның белән кешеләрне тизрәк зарарлый. Әмма иң мөһиме-яңа мутация балаларга да, өлкән яшьтәге кешеләргә дә кагылачак. Тик биредә үк Сәламәтлек саклау министрлыгы белгече шуны ассызыклый: прививкага гына таянырга аз, элеккечә үк иҗтимагый кагыйдәләрне үтәргә кирәк – битлек киеп йөрү, соцдистанцияне үтәү һ.б., ныграк сакланган саен ышанычлырак.

Хөкүмәт дәрәҗәсендә сүз инде йорт-интернатларның ябык эш режимы турында да бара. Бу уңайдан Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Роберт Газизуллин рәсми команда булмавын әйтте.

«Әмма мондый режимда эшләү тәҗрибәбез бар", - дип билгеләп үтте ул.

Чөнки узган ел, узган ел учреждение ябык режимда ике ай да, бер ай да,  ай ярым да эшләде. Барлык персонал һәм барлык тәрбияләнүчеләр районда беренчеләрдән булып вакцинацияләнсә дә, ревакцинация дә үтә”. Тулаем алганда, бу чорда 1050 кеше ревакцинацияләнде. Көн саен ревакцинацияләнүчеләр саны арта бара

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International