А. Волков урамы Казан юлы буенда урнашкан һәм әлегә берничә күп фатирлы йортны, «Тулпар» спорт сараен һәм кибетне берләштерә.
Әмма шәһәрнең бу өлешендәге масштаблы төзелеш эшләренә карап фикер йөрткәндә, тиздән ул киң үсеш алачак. Хәер, урам үзе генә түгел, аның исеме дә чагыштырмача яңа. Әле күптән түгел генә ул Кояшлы урамы дип атала иде. Әмма Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан аны Россия Федерациясе Герое Александр Волков исемен мәңгеләштерү хөрмәтенә үзгәртү турында Карар кабул ителде.
Александр Волков Советлар Союзы Герое исеменә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Бөек Ватан сугышы елларында ук тәкъдим ителгән. Әмма адресатының югары бүләге ярты гасырдан соң гына хуҗасын тапкан: РФ Президенты Указы белән аңа Россия Федерациясе Герое исеме 1998 елда гына бирелгән. 2015 елда Александр Волковка туган авылы Вишневая Поляна авылында истәлек тактасы куелды, 2016 елда Нурлат шәһәренең Хәтер һәм Дан мемориаль комплексында Герой бюсты да лаеклы урын алды.
Александр Александрович 1920 елның 1 мартында туа. Мәктәп елларында хәрби булырга карар иткән егет 1939 елда Ульяновск танк училищесына укырга керә. 1941 елда фронтның алгы сызыгында танк взводы белән җитәкчелек итә башлый. Көньяк, Сталинград, Воронеж һәм башка фронтларда сугыша, 1944 елда Белоруссиядә һөҗүм итү операциясендә катнаша. Өч тапкыр яралана. Җиңүне Балтыйк буенда каршылый. Хәрби хезмәтне сугыштан соң да дәвам итә. 2010 елда вафат була.