Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлегендә 2021 ел өчен оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Йомгаклау киңәшмәсендә Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов, шәһәр прокуроры Сәйяр Зыятдинов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының участок уполномоченныйлары идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Марат Фәтхуллин катнашты.

 

Традиция буенча киңәшмә ике өлештән торды. Беренче өлештә нәтиҗәләр буенча Линар Маняпов бүлек эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

"Коллектив эшкә сәләтле, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе белән хезмәттәшлек гамәлгә ашырыла», – диде ул, яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау кысаларында башкарылган хезмәт һәм алып барылган эш өчен, шулай ук Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларын, халык санын алуны уздырганда җәмәгать тәртибен саклауда катнашулары өчен рәхмәт белдереп.

Биредә үк район башлыгы урынбасары алдынгы хезмәткәрләргә, шул исәптән полициянең өлкән оперуполномоченныйлары Е.Осипова һәм И. Туешевка, балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор О. Зайцевага, тикшерү бүлеге тикшерүчесе Т. Беловага, УУП бүлегенең участок уполномоченные С. Хаматовка Мактау грамоталары тапшырды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы Леонид Гаврилов тикшерү бүлеге урынбасары, юстиция майоры Р.Колесниковага – юстиция подполковнигы, юл – патруль хезмәте төркеме инспекторы (юл-патруль хезмәте) ЮХИДИ полициясенең кече лейтенанты А. Вилдановка – полиция лейтенанты, УУП участок уполномоченные,  кече лейтенант Р. Сәйфуллинга - полиция лейтенанты, УУП участок уполномоченные, полициянең кече лейтенанты С. Хаматовка-полиция лейтенанты тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International