Биккол авыл җирлегендә халык җыены узды

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Район җитәкчелеге белән традицион очрашу авыл мәдәният йортында узды.

 

Бикколдан Хуҗиәхмәтовлар хуҗалыгында 8 баш эре мөгезле терлек, 4 баш савым сыеры бар.

"Терлек азыгы белән проблема юк. Үзем Зирекледә Наил Хәйбуллинның фермер хуҗалыгында эшлим, ул бөртек, печән, салам белән тулысынча тәэмин итә. Тагын сыерлар санын арттыруны да планлаштырам. Ике танабыз бар, алар бозаулагач, 6 баш булачак", - ди гаилә башлыгы Тәлгать Хуҗиәхмәтов.

Көн саен шулкадәр сыер саву җиңел эш түгел. Хуҗабикә Накия апаның эше тиздән җиңеләйтелер, чөнки Хуҗиәхмәтовларга җыенда район башлыгы исеменнән саву аппаратына сертификат тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында Рим Мөгәйнетдинов,Нәзир Зәйнуллин дә, бар. Әлеге хуҗалыкларда бүген дә терлекләр күп, алар сөт сату буенча да иң активлар рәтендә.

Гомумән алганда, районда җыеннарда актив шәхси ярдәмче хуҗалыкларны бүләкләү традициягә әверелә бара. Һәр авыл җирлегендә 4 һәм аннан күбрәк савым сыеры булган бер шәхси ярдәмче хуҗалыкка саву аппаратлары тапшырыла. Бу-авыл халкының активлыгын арттыру максатыннан район җитәкчелеге алып бара торган сәясәтнең бер юнәлеше генә. Шәхси ярдәмче хуҗалык авыл кешеләренең бүгенге көндә тотрыклы керем чыганагы булып тора. Әйтик, Биккол авыл җирлегендә узган ел халык сөт сатудан-5 миллион, ит сатудан – 6 миллионнан артык табыш алган.

Авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина үзенең хисап докладында билгеләп үткәнчә, авыл халкы үзара салым программасында актив катнаша – акчаны 100 процент күләмендә җыйганнар. Дәүләт халыктан җыелган 280 мең сумга тагын 1 миллион 120 мең сум өстәгән. Бу акчаларга Мәктәп урамында вак таш җәелгән, шулай ук урамнарны яктырту һәм юлларны кардан чистарту өчен акча файдаланыла. 2022 елга да үзара салым программасы буенча конкрет планнар бар. Биредә шулай ук авыл үзәгендә паркны төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә ниятлиләр.

Шулай ук авыл җирлегендә яшәүчеләр район буенча 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар белән таныша алдылар.  Бу темага доклад белән район башлыгы урынбасары Линар Маняпов чыгыш ясады.

Җыен бүләкләү белән тәмамланды. Актив авыл халкына, шулай ук юбилярларга бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International