Нурлатлыларның Минтимер Шәймиев белән иң җылы хатирәләре бәйле

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Нурлаттан Ләйсән Җиһаншина өчен дә Татарстан Президенты белән очрашу да язмышында хәлиткеч мизгел булган диеп әйтергә мөмкин. Бу вакыйга 2007 елның апрелендә аяз, кояшлы көннәрнең берсендә булган.

«Мин йөклелекнең 5нче аенда чакта,  Казан үзәгендәге бер клиникада стационар дәвалау ала идем. Казан Кремле буйлап йөрергә чыктым. Берничә сәгать элек кенә табиб сәламәтлек буенча йөклелекне өзәргә кирәклеген хәбәр иткән иде. «Нишләргә? Әле тумаган, әмма инде яратып өлгергән сабыйның яшәүгә булган өметен ничек өзәргә була?» дигән сорау җанмны өзгәләгән чакта, янымда кара машинаның туктавын сиздем", - дип искә ала ул мизгелне әңгәмәдәшем. -Автомобильдән чыккан кешенең Минтимер Шәрип улы булуын күреп гаҗәпләнүемне күрсәгез икән!!!  

"Нигә елыйсың соң, кызым, сөенергә кирәк: тиздән әни буласың ич. Борчылма, барысы да әйбәт булачак! Менә күрерсең, балагыз сау-сәламәт булып туачак. Күз яшьләреңне сөрт, начарлык турында уйлама», - дип өстәде ул. Әллә көтелмәгән сүзләрдән ме, әллә җылы сүзләрдән ме, күз яшьләрем шунда ук туктатылды, ә йөрәк астында беренче тапкыр озак көтелгән җан тибешен тойдым.

«Балам яшәргә тиеш!» Ләйсән, шундый фикер белән, үзенең карары турында табибка хәбәр итү өчен, хастаханәгә йөгергән. Ә инде сентябрь аенда  ул ана булу бәхетенең шатлыгын тоюга ирешкән.

Бу вакыйга нәрсә белән тәмамланган булыр иде, кем белә, чыннан да, әлеге очраклы очрашу булмаса. Шуңа күрә Президент белән сөйләшүне дә Ләйсән аерым җылылык белән искә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International