Рубенс, Антонис Ван Дейк, Якоб Йорданс, Кече Давид Тенирс әсәрләрен 2022 елның 23 февраленнән 20 ноябренә кадәр күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Күргәзмәдә шулай ук басма графика - француз короле Людовик XIIIнче өчен эшләнгән гобелен әсәрләре, Рубенс коллекциясеннән кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле ташлардан ясалган предметлар, фил сөягеннән эшләнгән эшләнмәләр һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.
Фото: «Эрмитаж-Казан» үзәге