Минтимер Шәриповичны Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады.
"Минтимер Шәрипович Россиянең яңа дәүләтчелеген торгызуга зур өлеш кертте, республиканы үстерү буенча актив эш алып барды, халыкның, шул исәптән нурлатлыларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен күп эш башкарды.
Мелиорация министры, министрлар Советы Рәисе, алга таба Татарстан Президенты вазыйфасын биләгәндә, ул безнең район үсешенә дә зур игътибар бирде. Бу елларда бик яхшы административ һәм социаль әһәмияткә ия объектлар төзелде: тимер юл вокзалы, Боз сарае, хәрби комиссариат, салым инспекциясе бинасы, прокуратура…
Безнең районда авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә дә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Тузган торактан күчерү программасы турында искә алып, Нурлат өчен дә Президент ярдәме зур булуын билгеләп үтәргә кирәк. Газлаштыруга килгәндә, Нурлат районы республикада беренчеләрдән булып аны йөз процентка диярлек төгәлләде.
Кама аръягы районнары, шул исәптән безнең район халкы өчен дә, Кама елгасы аша күпер кичүен файдалануга тапшыру мөһим вакыйга булды. Татарстанлыларның күпер төзелешенә гасырлык өмете Минтимер Шәрип улы президентлык иткән чорда тормышка ашырылды.
Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!
Барлык нурлатлылар исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезгә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе файдасына куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим!»