Нурлатның мактаулы гражданины Любовь Газизуллина матур юбилеен билгеләп үтә

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Шәхси календарьдагы истәлекле дата белән бүген Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины, мактаулы тимерьюлчы, XII чакырылыш Югары Совет депутаты Любовь Никифоровна Газизуллина котлаулар кабул итә.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин та юбилярга ихлас котлауларын җиткерде. Ул күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе өчен юбилярга рәхмәт белдерде һәм изге теләкләр белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды.

«Сезнең район иминлеге өчен күпьеллык эшчәнлегегез-оешканлык, бөтен нәрсәгә җаваплы һәм максатчанлык булу үрнәге. Сорауларны хәл итүдә сезнең оперативлыгыгыз, эшчәнлек өлкәсенең барлык юнәлешләре буенча һәрчак якын килүегез хезмәттәшләрегез арасында гына түгел, ә үзара хезмәттәшлек итәргә туры килгән оешма җитәкчеләре арасында да абруй һәм хөрмәт казанды», – дип билгеләп үтте Алмаз Сәлимович.

Любовь Газизуллина кырык елдан артык тимер юлда эшли, шуның 30 елын Нурлат станциясе башлыгы вазыйфасын башкара. Аның сәяси карьерасы да хөрмәткә лаек. Күп чакырылышлар район Советы депутаты итеп сайланган ул. XII чакырылыш Югары Совет депутаты буларак, хәзерге парламентаризм традицияләре барлыкка килүнең башында торган.

Һич арттырусыз, Любовь Газизуллина үз гомерен туган шәһәренә әйләнгән Нурлатка хезмәт итүгә багышлаган, дип әйтергә мөмкин. “Мин Нурлатны бирегә килү белән үк яраттым. Шәһәр һәм районның, тулаем алганда, яңа көч белән үсеш алуына чын күңелдән шатланам. Монда  район башлыгы Алмаз Әхмәтшинның да хезмәте зур”, - дип уртаклашты Любовь Никифоровна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International