Нурлат районында Крещение коенулары барлык куркынычсызлык чараларын үтәп узды

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Бәйрәм төнендә Мамык авылы янындагы махсус уелган бәкедәге суны  изгеләндерүне Ильинский храмы настоятеле иерей Александр Кузьмин җитәкләде. Барлык канунарны үтәп, ул православие динен тотучыларга хәер-фатихасын бирде һәм барысына да озын гомер һәм сәламәтлек теләде.

Табигатьнең чираттагы сюрпризлары быел да Хач ману төнендә бозлы суда коенырга карар кылучылар өчен киртә булмады. Бозлы бәкедә коену халык йоласы гына булып саналса да, суга өч тапкыр чумып алу ел буена рухи һәм тән сихәтен бирүне күздә тота.

Бәйрәм төнендә термометр баганалары бер-ике бүлемгә түбән төште, өстәвенә, төн уртасына таба буран чыкты. Шуңа да карамастан, сулыкта кеше күп иде.

2000 елдан башлап “Татнефтепром-Зюзеевнефть" биредә якташлар һәм Нурлат кунаклары өчен чын бәйрәм оештыра. Хач ману алдыннан массакүләм коену өчен мәйданчык әзерлиләр. Ул суда куркынычсыз коену җайланмалары һәм чишенү-киенү бүлмәләре белән җиһазландырылган. Бәйрәм кәефен күтәрү өчен кайнар чәй һәм хәтта шашлык та каралган.

Су коену барлык куркынычсызлык чараларын үтәп уза, бу шулай ук мөһим. Мәйданчыкта иҗтимагый хезмәт вәкилләре – коткаручылар, полиция һәм «ашыгыч ярдәм»бригадасы кизү тора. Бәхеткә, бу юлы да коену оешкан төстә узды, ашыгыч медицина ярдәме берәүгә дә кирәк булмады, хокук тәртибен бозу очраклары да теркәлмәгән.

Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов нурлатлыларга изге теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International