2022 елның 22 гыйнварында «Ак Барс» Спорт үзәге территориясендә (аэропорт территориясе) Нурлат гаиләләре арасында чаңгы ярышлары узачак.
Катнашу өчен тулы составта табиб рөхсәте булган әти, әни, 8 яшьтән алып 12 яшькә кадәр бала булган теләгән гаиләләр чакырыла.
Ярышлар программасында:
Стиль-ирекле, старт – массакүләм.
1 этап-ирләр (әтиләр, бабайлар, абыйлар, 18 яшьтән өлкән егетләр) - 1 км дистанция.
2 этап – хатын-кызлар (әниләр, әбиләр, апалар, 18 яшьтән өлкән хаты-кызлар) - дистанция 1 км.
3 этап-балалар (8-12 яшь) - дистанция 1 км.
Ярышларда дистанцияне иң аз вакыт эчендә узган гаилә җиңүче булачак.
Катнашучыларны теркәү 09:30 сәгатьтә башлана.
Ярышлар сәгать11:00дә башлана.