Бүген Нурлатта «Ел укытучысы-2022»Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы башланды.
Традицион бәйге 4 көн дәвамында, 18-21 гыйнварда узачак. Анда Нурлат районының 14 педагогы катнаша, аларның 3се – «Педагогик дебют», 1се - «Татар теле укытучысы» номинацияләрендә катнаша.
Бүген шәһәрнең 2нче мәктәбендә конкурсның тантаналы ачылышы узды, шулай ук бүген катнашучыларга ачык дәрес күрсәтергә туры киләчәк. Иртәгә алар «Мастер-класс» сынавы узачак. Педагогик конкурс чараларын тантаналы ябу һәм катнашучыларны бүләкләү 21 гыйнварга билгеләнгән.