Нурлат благочиниесе гыйбадәтханәләрендә Хач ману бәйрәменә су изгеләндереләчәк

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Бу минутларда Нурлат благочиниесе храмнарында тантаналы гыйбадәтләр уза. Аның ахырында суны изгеләндерү чарасы булачак.

Бөек изге көн буларак,  суны аерым хөрмәт итү билгесе итеп, ризык кабул итүдән тыелып тору кабул ителгән.

Бәйрәм гыйбадәтләре 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә дә узачак. Аннан соң традицион Хач ману бәкеләрендә коенулар булачак. Моның өчен районда Мамык, Биляр-Озеро һәм Иске Чаллы авыллары янындагы сулыкларда өч махсус бәке – коену урыны җиһазландырылган.

Төн уртасында Мамыкта күлдәге суны бөек изгеләндерүне Ильинский храмы настоятеле иерей Александр Кузьмин җитәкләячәк. Бозлы бәкегә чумарга теләүчеләр өчен 23:00 сәгатьтә  гыйбадәтханәдән автобуста бару оештырылачак.

23.55тә тимерьюлчылар микрорайонында урнашкан Серафим Саровский гыйбадәт йортында төнге литургия башлана. Соңыннан суны изгеләндерү булачак.

Преображение Господня храмында бәйрәм гыйбадәте 22:00 сәгатьтә башлана. Соңыннан храмда, аннары күлдә суны изгеләндерү булачак. Якынча төнге 3:00 тирәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International