6 яшьлек Рамазан Гыйрфанов виртуаль күзлекләр турында хыялланган.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Нурлат районы кураторы Людмила Рыбакова, «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясенә кушылып, Нурлаттан 6 яшьлек Рамазан Гыйрфановка виртуаль күзлек бүләк итте.
Рамазанга көтелгән бүләкне Иске Яңа елга тапшырдылар.