Богдашкино авыл җирлегендә су запасы өчен янгын резервуарын сатып алырга планлаштыралар

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Богдашкино авыл җирлеге башлыгы Алевтина Михайлова гражданнар җыенында билгеләп үткәнчә, янгын куркынычсызлыгы чаралары җирле үзидарә органы эшчәнлегендә төп урынны алып тора.

«Җирле мәктәп коллективы һәм авыл җирлегенең социаль хезмәткәре белән берлектә профилактик әңгәмәләр үткәрелде һәм күп балалы гаиләләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча белешмәлекләр тапшырылды. Ялгыз картлар һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр йортларында 34 янгын хәбәрчесе урнаштырылды", – дип сөйләде Алевтина Леонтьевна.

Авылда полиция участок уполномоченныйлары белән берлектә хәзерге вакытта беркем дә яшәми торган йортларны һәм корылмаларны ачыклау һәм тикшерү буенча эш башкарылды. Ә үзара салым акчасына быел биредә су запаслары өчен янгын резервуарын сатып алырга планлаштыралар.

 

Фото: "Нурлат-информ" архивыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International