Нурлат сабыйларының әти-әниләре автомат рәвештә ана капиталы сертификатын ала

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Күптән түгел ана (гаилә) капиталына хокук беренче бала туганда да бирелә башлады.

Аны шулай ук 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап икенче яки аннан соңгы бала тапкан (уллыкка алган) хатын-кызлар да ала.

Электрон сертификат ананың шәхси кабинетына дәүләт хезмәтләре порталында сабыйның туу турында таныклыгын теркәгәннән соң берничә көн эчендә килә. Һәм, ТР буенча РПФ бүлегенең Нурлат районындагы клиент хезмәте (бүлек хокукларында) белгечләре әйтүенчә, моның өчен берни дә эшләргә кирәкми. 2020 елның 15 апреленнән ана капиталы сертификаты автомат рәвештә рәсмиләштерелә.

Ана капиталын бирелү турында мәгълүмат дәүләт хезмәтләре порталында сертификат хуҗасының шәхси кабинетына җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International