Нурлатлыларның пенсиясенә авыл өстәмәсе шәһәргә күчкәндә дә сакланачак

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Пенсиягә авыл өстәмәләре тиешле кешеләргә дә яхшы яңалыклар бар.

Хәзер аңа хокук пенсионерның авыл җирлегеннән читкә яшәргә күчеп киткәндә дә сакланачак. Элегрәк шәһәргә күчү аркасында өстәмә түләүне югалткан кешеләргә аны кире кайтарачаклар.

«Иминият пенсиясенә 25 процент өстәмә барлык авыл пенсионерларына түгел, ә картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсияләрен алучыларга гына тиеш. Моннан тыш, авыл җирлегендә кирәкле эш стажы – 30 елдан артык-каралган һөнәрләр һәм эшләр исемлеге нигезендә исәпкә алына", - дип искә төшерә Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Рушания Шакирова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International