Татарстанда 2021 елда социаль ярдәм чараларына 23 млрд. сумга якын акча юнәлдерелгән

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, республика социаль ярдәм системасы 85 чараны үз эченә ала, шуларның 53 е – республика чаралары.

2021 елда 1,5 млнга якын татарстанлы социаль ярдәм чараларын алган, дип хәбәр ителә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International