Нурлатның яшь кикбоксерлары Яр Чаллыда яңа җиңүләр яулады

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

14-15 гыйнварда алар С.П.Титов исемендәге картон-кәгазь комбинаты призына V традицион республика ярышларында катнашты.

Ярышларда Татарстан Республикасының 10 шәһәреннән 112 яшь кикбоксер җыелды. Нурлат командасы составына ДОСААФ базасында тренер Евгений Казаев җитәкчелегендә шөгыльләнүче Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенә спортчылары керде.

 

Нәтиҗәдә алар 7 медаль яулады:

1 урын-Павел Веренцов, Александр Тарасов, Раниф Гыймранов,

2 урын-Владислав Дмитриев, Кирилл Приказчиков,

3 урын-Кирилл Моисеев, Артем Андрианов.

Җиңүчеләр һәм призерлар иганәчеләрдән кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International