Нурлат районында Хач ману коенулары өчен урыннар билгеләнде

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Бәйрәм төнендә коенганда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен районда ачык сулыклардагы бәкеләр өчен махсус урыннар билгеләнде. Тиешле карарга район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин кул куйды.

Массакүләм коену гадәттәгечә 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә үтә. Бу вакытка Биляр-Озеро, Иске Чаллы һәм Мамык авыллары янындагы сулыкларда су бәкеләре ачылачак. Күрсәтелгән урыннарда коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм бригадалары, шулай ук полиция хезмәткәрләре кизү тора.

Шуның белән бергә, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Нурлат районындагы территориаль бүлегенә коену өчен махсус җиһазландырылган урыннарда суга лаборатор анализ ясарга тәкъдим ителде. Район Башкарма комитеты нурлатлыларны җиһазландырылмаган су объектларында коенуны тыю турында кисәтә. Барлык куркынычсызлык чараларын үтәү сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International