Нурлатның тату йорты ил халыкларының мәдәни мирас елы эстафетасын кабул итә

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының иҗади эстафетасын ил халыкларының мәдәни мирасы елы кабул итә.

Билгеле булганча, 2022 ел, Россия Президенты Владимир Путин Указы белән, традицияләрне, тарихи һәм этномәдәни күптөрлелекне саклау максатыннан, ил халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде.

«Бу гына түгел, башка бик күп истәлекле вакыйгалар белән безне яңа ел белән сөендерергә әзерләнә. Татарстан халыклары ассамблеясына 30 ел тула. Без Нурлат җирендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм дуслыгын ныгытуга юнәлдерелгән мөһим проектлар өстендә эшне дәвам итәчәкбез", - дип планнары белән уртаклашты Нурлат районы Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International