2022 елда Пенсия фонды аша социаль ярдәм чаралары исемлеге киңәйтелде

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Элегрәк Пенсия фондының төп эш юнәлешләре – пенсияләр, пособиеләр һәм башка социаль түләүләрне үзвакытында билгеләү, иминиятләшүчеләр белән эшләү, гражданнарның пенсия тупланмаларының исәбен алып бару, ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру һәм аның чараларын куллану буенча гаризалар кабул итү булса, соңрак аңа балаларга һәм йөкле хатын-кызларга айлык пособиеләр түләү буенча яңа бурычлар да йөкләтелгән иде. Ә агымдагы елның 1 гыйнвареннан аңа моңа кадәр социаль яклау органнары һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе билгели һәм түли торган кайбер түләүләр, компенсацияләр һәм пособиеләр буенча да вазыйфаларны башкару күчте.

 – Сүз Пенсия фонды аша пенсия белән тәэмин ителә торган балалар тәрбияләүче һәм эшләмәүче гражданнар, радиациягә дучар булган затлар, реабилитацияләнгән гражданнар, медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларына ия инвалидлар, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары турында бара, – дип аңлатма бирде Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе Нурлат районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукында) җитәкчесе Рушания Шакирова. Аерым алганда, хәзер Пенсия фонды аша 1 яшь ярымга кадәр бала карау буенча эшләмәүче гражданнарга айлык пособиеләр; оешманың ябылуы аркасында эшсез калган хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр; бала туган вакытта бер тапкыр бирелә торган түләүләр; баланы гаиләгә тәрбиягә тапшырган вакытта бер тапкыр бирелә торган пособие; хәрби хезмәткә чакырылган хәрбинең баласына һәм йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләнә.

– Чынлыкта без күрсәтә торган социаль ярдәм чараларының исемлеге зуррак. Алар турында җентеклерәк мәгълүматны нурлатлылар Пенсия фондының сайтыннан белә алалар, – диде Рушания Мөбиновна. Федераль законнарга кертелгән әлеге төзәтмәләр белән бәйле рәвештә, күп кешедә сорау да туа торгандыр: узган ел мондый пособиеләрне социаль ярдәм күрсәтү органнары аша алганнарга нишләргә? – Нурлатлыларга түләүләрне яңадан рәсмиләштерү һәм элегрәк билгеләнгән пособиеләрне алуны дәвам иттерү өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Әлеге түләүләр моңа кадәр күрсәтелгән реквизитларга автоматик рәвештә күчерелеп барылачак, – дип мәсьәләгә ачыклык кертте Рушания Шакирова.

 – Әгәр дә алда саналган пособиеләргә хокукы булган гражданин моңа кадәр алардан файдаланмаган булса, ул инде хәзердән үк безнең клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала. Ярдәм чараларын билгеләү шартлары үзгәрешсез калды һәм аларны алу өчен элеккегечә гариза тапшырырга кирәк. Ярдәм чараларына хокук социаль казначылык принциплары буенча, Пенсия фондының үз мәгълүматларына һәм башка ведомстволардан соратылган белешмәләр буенча расланачак. Бу тиешле түләүләр һәм компенсацияләрне билгеләү процедурасын күпкә гадиләштерә. Клиентлар хезмәте җитәкчесе сүзләренә караганда, Пенсия фондына тапшырылган чаралар буенча беренче түләүләрне нурлатлылар инде киләсе атнада ук алачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International