Агымдагы елда Татарстан Республикасында «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыруга 1,2 млрд сум акча җибәреләчәк. 2021 елда да финанслауның шундый ук күләме каралган иде.
Узган ел ук Кече һәм урта эшмәкәрлек милли проекты составында федераль проектлар сизелерлек үзгәрешләр кичерде. Агымдагы елда бу үзгәрешләр сакланып калган – эшкуарлыкны үстерү федераль проектларда өч юнәлеш буенча формалаштырылган: үзмәшгульлеккә ярдәм итү, яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм итү (предакселерация) һәм гамәлдәге эшкуарларны үстерү (акселерация).
1.«Үзмәшгуль гражданнарның эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру»:
Проект кысаларында үзмәшгуль татарстанлыларга ташламалы ставка, поручительлек буенча микрозаймнар, шулай ук «Минем бизнес» үзәге базасында мәгълүмати-консультация хезмәтләре күрсәтеләчәк.
2. «Җиңел старт һәм бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру» (предакселерация):
Проект чаралары буенча яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Проект кысаларында грантлар рәвешендә финанс ярдәме күрсәтү, комплекслы хезмәтләр күрсәтүне тәэмин итү, яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә комплекслы финанс-гарантия ярдәме күрсәтү (микрозаймнар, поручительстволар) реестрына кертелгән социаль эшкуарларга ярдәм чаралары гамәлгә ашырылачак.
3.«Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе".
Проект гамәлдәге бизнесны үстерүгә исәпләнгән һәм комплекслы финанс-гарантия ярдәме күрсәтүне күздә тота, аерым алганда: ташламалы лизинг, ташламалы микрозаймнар, процент ставкаларын түләү чыгымнарын субсидияләү, азык-төлек һәм азык-төлек продуктларын китерү бәясен субсидияләү, комплекслы хезмәтләр күрсәтү, кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектларына ярдәм итү, сәнәгать мәйданчыкларын үстерү.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, илкүләм проект, шулай ук бизнеска адреслы ярдәм күрсәтүнең федераль һәм региональ механизмнары эшмәкәрләр эшчәнлеген саклап калуга һәм мәшгульлекне саклауга юнәлдерелгән. Мәсәлән, бизнеска ярдәм итү чаралары ярдәмендә, 2021 ел ахырына кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр саны 780 меңнән артып киткән.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматы.