73 янгын часте хезмәткәрләре балалар шуклыгы аркасында янгын чыгу мөмкинлеге турында кисәтә

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Балаларның ут белән шаяруы аркасында килеп чыккан янгыннар, кызганычка каршы, сирәк күренеш түгел.

Андый янгыннарның нәтиҗәсе бик фаҗигале булырга мөмкин. Барлык балалар да диярлек утка зур кызыксыну белән карый, аның потенциаль куркынычын тулысынча аңлап бетерми, шул табигать могҗизасына тартыла. Өч яшьтән алып биш яшькә кадәр балалар үз уеннарында өлкәннәрне еш кабатлыйлар, аларның гамәлләрен, хезмәтләрен имитациялиләр.

Бу яшьтә балаларның тизрәк күпне беләсе һәм үз-үзләрен сынап карыйсы килә. Мөстәкыйльлеккә омтылыш балалар өйдә ялгыз калганда аеруча сизелә. Берүзе калгач кына, баланың шырпы тартмасы белән уйныйсы килмәс, кәгазьгә ут кабызу теләге булмас, урманда кайчандыр күргән учак кабызып карыйсы килмәс, диеп ышынырга ярамый.

Өлкәннәр төрле хәлләр аркасында балаларны күпмедер вакытка күзәтүсез калдырырга мәҗбүр булалар. Бу бигрәк тә балалар ябык фатирларда яки бүлмәләрдә калса, куркыныч.

Янгын чыккан очракта алар куркыныч бинадан чыга алмый.

 73 ПСЧ инженеры Нина Логинкина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International