2000гә якын нурлатлы акчалата компенсациягә караганда ташламалы даруларга өстенлек бирде

2022 елның 16 гыйнвары, якшәмбе

Нурлат районында 6142 федераль ташламадан файдаланучы федераль инвалидлар реестрыннан алынган белешмәләр нигезендә ай саен акчалата түләүләр ала.

Шул исәптән 1995 кеше дәүләт гарантияләрен гамәлгә ашыру кысаларында социаль хезмәтләр җыелмасын бирү өлешендә ташламалы дарулар белән тәэмин ителгән.

40 нурлатлы өчен бу хокук аларның 2021 елның 1 октябренә кадәр бирелгән гаризасы нигезендә 2022 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде.

ТР буенча Пенсия фонды бүлегенең Нурлат районындагы клиент хезмәте (бүлек хокукларында) белгечләре әнә шундый мәгълүматларны китерә. Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, районның федераль льготникларының 67,5 проценты – 4147 кеше – бушлай дару алудан баш тарткан.

Исегезгә төшерәбез, социаль хезмәтләр җыелмасы рецептлар буенча медицина ягыннан куллану өчен дару препаратларын, медицина эшләнмәләрен, рецептлар буенча, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары; төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юлламалар; шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта бушлай йөрүне үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International