Нурлатта өлкән халыкның 65,4% ына коронавирустан вакцина ясалган

2022 елның 16 гыйнвары, якшәмбе

Менә инде ике ел буена ковид-19 безне киеренкелектә тота. Әле алай гына да түгел, курку көннән-көн арта: аның белән балалар да авырый. Еш кына ата-аналар балаларын өйдә халык ысуллары белән дәваларга тырышса, хәзер табиблар үзлектән дәваланмаска, ә медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә чакыра. Нурлат районы үзәк хастаханәсенең балалар стационар бүлеге мөдире Әлфирә Улюкаева әйтүенчә, алар Казанның балалар республика клиник хастаханәсе каршындагы провизор госпиталенә 5 яшь нурлатлыны юллаганнар инде.

– Икесе экстрен мөрәҗәгать итте, ә өчесе безгә бронхит, пневмония диагнозлары белән кергән иде, – ди Әлфирә Исмәгыйлевна. Балаларда ковид булуын ПЦР-тест күрсәткән. Һәр ата-ананы, билгеле инде, балаларда ковидның билгеләре нинди булуы кызыксындыра. Әмма педиатрлар алар өлкәннәрдәге сыман дип белдерә. – Балалар авыруны бары җиңелр әк кичер ә, – дип төгәлләштерде балалар бүлеге мөдире. – Шулай ук ис сизү югала, температура күтәрелә, әмма балаларда абдоминаль синдром ешрак күзәтелә – эчләре авырта, косалар. Йөткерү гадәттә коры була. Шуңа да теләсә нинди авыру вакытында һичшиксез табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өй шартларында балада коронавирусмы, әллә салкын тиюме икәнен билгеләп булмый. Һәм озакка сузмасагыз яхшы. Чөнки коронавирус инфекциясе җиңел формада булганда, балалар өйдә участок табиб-педиатры күзәтүе астында дәвалау узачаклар. Авыру уртача авырлыкта булса, әлбәттә инде, баланы Балалар республика клиник хастаханәсенә озатачаклар. Тулаем, коронавирусның симптомнары турында сөйләгәндә, шунысын да белеп торырга кирәк – аларның кайберләре сәламәтләнгәч тә узмый. – Ковидның күзгә күренеп тора торган билгеләре узганнан соң да вирус авырган кешенең организмында яшәвен дәвам итә һәм 90 көн буена ашказаны-эчәк трактында була, – ди Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Соренкова. – Косасы килү, эч китү, уңайсызлык тою – терелгәннән соң да кала торган билгеләр. Тагы бер нәтиҗәсе – апатия, кәеф төшү, йокысызлык, депрессия. Табиб вирусның яңа мутацияләре барлыкка килүе һәм төрле штаммнарның организмга төрлечә йогынты ясавы турында кисәтә.

 – Хәзерге вакытта Дельта Һиндстан штаммы иң авыр төр булып санала. Районыбызда да аның белән авыручылар булды. Нурлатта әлегә омикронның бер очрагы да ачыкланмады. Әмма коронавирусның әлеге штампмы таралу көтелгәнгә, без район халкын вакцина ясатырга чакырабыз, – диде Татьяна Геннадьевна. Бүгенге көндә ковидка каршы вакциналаштыруны 28440 нурлатлы узган. Бу – прививка ясатырга тиешле халыкның 65,4 проценты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International