Бикүледән Зөфәр Миңнеголов туган авылында пилорама ачты һәм авылдашлары өчен яңа эш урыннары булдырды

2022 елның 16 гыйнвары, якшәмбе

Нурлат районында тырышлыклары белән уңышка ирешкән, шәһәр һәм авыллар үсешенә зур өлеш керткән, районыбыз данын еракларга таныткан, кыскасы, туган як өчен җан аткан тырыш кешеләр яши.

Гап-гади авыл малае булып үсә ул. Биш балалы тату гаиләдә төпчеге булса да, иркәләнеп ятарга җае чыкмый. Әтисе – ул чагында авылның иң алдынгы комбайнчыларыннан берсе, колхоздагы өч “Таганрожец”ның берсен ул иярли. Кирәккәндә – трактор, урак вакытында исә комбайнга әверелүче әлеге атаклы техника Сабирҗан абзыйга 40 ел буена тугры хезмәт итә. Аны шул гомер сафта тоту өчен нинди осталык кирәк булуын исә бүген күз алдына да китерүе кыен.

– Әти бик тырыш иде безнең. Әниебез белән безне дә эш сөяргә, тырышлык белән көн күрергә өйрәтеп үстерделәр. Беренче тапкыр әтигә ияреп басуга 4нче класста чыктым. 10нчыда инде үземә комбайн ышанып тапшырдылар, – ди Зөфәр Миңнеголов. Ул чагында техниканы иярләү шактый физик хезмәт таләп итә, шуңа да кечкенә буйлы авыл малаена әтисе белән кара-каршы торып эшләргә туры килә. Үзе әйтмешли, әтисе бер башыннан күтәрсә, икенче башы аңа эләгә торган була. Техниканың җаен да, хезмәт тәменең никадәр татлы булуын да шул чагыннан ук белеп үсә ул. Бу исә гомерлеккә гадәт булып кала – бүген дә һәр көне иртәнге 4тән башлана һәм ул көн буена хәрәкәттә. Хәер, башкача өлгерә дә алмас идедер, мөгаен. Чөнки Зөфәр Миңнеголов бер урында утырып тора торганнардан түгел. Мәктәпне тәмамлагач та читтән торып педагогия институтына укырга керә, мәктәптә балаларны укыта, ә җәйләрен комбайнга утырып, колхоз кырларына чыга. Инде шул елларда ук терлекчелек, ит сату-алу белән дә шөгыльләнә башлый. Соңрак авыл, аннан шәһәр хуҗалыгы тармакларына эшкә күчкәч тә әлеге шөгылен ташламый, аңа өстәп әле такталар сату-алуга да кереп китә, берникадәр вакыттан, үзебез якларда үсә торган агач материалларына ихтыяҗның зур булуын истә тотып, Нурлатта үзенең такта ярдыру цехын да ачып җибәрә. Анда исә колхозлар таралгач эшсез калган авылдашларын җәлеп итә. Шул еллар эчендә үзенең техника базасын булдырырга да өлгерә.

 – Эшчеләрне көн саен район үзәгенә йөртә идем, ә бу шактый кыен. Шуңа да пилораманы авылда ачарга булдым. Хезмәткәрләргә дә уңай, авыл өчен дә бер җитештерү объекты булыр дидем, – ди Зөфәр. Пилораманы авылга күчерү, әлбәттә инде, шактый чыгымлы хезмәт, моның өчен урынын рәсмиләштерергә, бинасын төзергә дә кирәк бит әле. Әмма Зөфәр үз дигәненә ирешә торганнардан – хәзер авыл читендә урнашкан пилорамада такта ярдырган тавышларны ишетеп, бикүлелеләрнең күбесе шатланып куядыр, мөгаен, чөнки агач ярдыру, такта шомарту кебек хезмәтләр өчен ерак йөрисе юк – барысы да үзләрендә үк. Зөфәрнең исә пилорама белән бәйле план-ниятләре җитди – бүгенге көндә биредә усак, юкә агачларыннан төрле төрдәге такталар, аслыклар ясыйлар, алга таба агач тартмалар өчен такталар да чыгара башларга исәпләре. – Киләчәктә сату-алуларда катнашып, зурраграк заказлар алырга, агач әзерләүне җайга салырга, җитештерүне киңәйтергә  дигән ниятләребез дә бар. Боларның барысы да тормышка ашар дип уйлыйм, чөнки миндә хезмәт куючы һәрбер авылдашым үз эшенең чын остасы. Кирәк икән техника руле артына да утыралар, пилораманы да эшләтәләр, бер эштән дә курка торганнардан түгел. Яңа җитештерү мәйданчыгы эшли башлавын, әлбәттә инде, авыл җирлеге башкарма комитетында да узган елның иң сөенечле вакыйгалары арасында билгеләп үтәләр. – Мондый башлангычны без һәрчак хуплап торабыз. Яңа шәхси предприятие ачылу эш урыннары бирү өстенә халыкның тормышкөнкүрешен дә яхшырта бит, – ди Бикүле авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова. Зөфәр Миңнеголов бүген дә бер – такта ярдыру эше белән генә чикләнми: төзелеш тармагында хезмәт куя, гаиләсе белән йорт тутырып терлек-туар, кошкорт асрыйлар. Тормыш иптәше Фәния белән икесе дә шәһәр җирендә эшләсәләр дә, авылдан китү уе бер тапкыр да башларына килмәгән, ике кызлары бар, алар – төп ярдәмчеләре. Ул авылда төрле җәмәгать эшләрендә башлап йөрүчеләрдән дә әле. – Без шулай тәрбияләнгән инде – башта әти-әни янында калып, аларга терәк булыйм, дидем. Ә хәзер тормышымны авылдан башка күз алдына да китерә алмыйм. Эшне яратсаң, авылда да җир җимертеп яшәргә була, – ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International