Нурлатта яңа урамнар барлыкка киләчәк

2022 елның 15 гыйнвары, шимбә

Нурлатның Төньяк микрорайонында яңа урамнар барлыкка киләчәк:

- «РИТЭК» ААҖнә нигез салучы, Россия һәм Татарстан нефть тармагы флагманнарының берсе Валерий Исаакович Грайфер хөрмәтенә «Валерий Грайфер» урамы;

- генерал - лейтенант, РФ ФИХ академиясенең беренче урынбасары, якташыбыз Юрий Николаевич Степанов хөрмәтенә «Генерал Степанов» урамы;

- Совет Армиясе һәм РФ Кораллы көчләре генерал-майоры, якташыбыз Ибраһим Кәрим улы Сафин хөрмәтенә «Генерал Сафин» урамы;

-Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Филантроп» халыкара премиясе лауреаты, якташыбыз Гакил Шәрифулла улы Сәгыйров хөрмәтенә «Гакыйль Сәгыйров» урамы;

- Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның Атказанган зоотехнигы, якташыбыз Валентин Владимирович Ефимов хөрмәтенә «Валентин Ефимов» урамы;

- математика фәннәре докторы, профессор, якташыбыз Рифкать Ибраһим улы Богданов хөрмәтенә «Рифкать Богданов» урамы;

-  Нурлат станциясе 3654нче эвакуация госпитале начальнигы, Нурлат үзәк район хастаханәсенең баш табибы, Татарстан АССРның атказанган табибы Шота Юстинович Арвеладзе хөрмәтенә «Шота Арвеладзе» урамы.

Нурлатның Төньяк микрорайонында түбәндәге урамнар барлыкка киләчәк:

  • Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан «Татарстан АССРның 100 еллыгы» урамы;
  • Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән якташыбыз Сәлим Салих улы Гафуров хөрмәтенә «Сәлим Гафуров» урамы;
  • Нурлат районының беренче футбол командасына нигез салучылар, якташларыбыз - бертуган Алемасовлар хөрмәтенә «Бертуган Алемасовлар» урамы;
  • Совет геодезисты, техник фәннәр докторы, профессор, РСФСРның Атказанган фән һәм техника эшлеклесе, якташыбыз Александр Александрович Изотов хөрмәтенә «Александр Изотов» урамы;
  • «Нурлатнефть» нефть - газ чыгару идарәсенең беренче җитәкчесе Рәис Зәки улы Сафуанов хөрмәтенә «Рәис Сафуанов» урамы;
  • татар язучысы, тәрҗемәче, журналист, хәрби корреспондент, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Габдрахман Сафа улы Әпсәләмов хөрмәтенә «Габдрахман Әпсәләмов» урамы;
  • Советлар Союзы Герое Георгий Константинович Жуков хөрмәтенә «Маршал Жуков» урамы;
  • татар совет драматургы, актер, режиссер, ТАССРның атказанган артисты Кәрим Гали улы Тинчурин хөрмәтенә «Кәрим Тинчурин» урамы;
  • ТАССРның атказанган халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Әлфия Афзал кызы Авзалова хөрмәтенә «Әлфия Авзалова» урамы;
  • җырчы, Татарстан АССРның атказанган артисты, Татарстан АССРның халык артисты Рәшит Ваһап улы Ваһапов хөрмәтенә «Рәшит Ваһапов» урамы;
  • татар җырчысы һәм мәдәният эшлеклесе Илһам Гыйльметдин улы Шакиров хөрмәтенә «Илһам Шакиров» урамы;
  • Татарстан АССРның халык язучысы Гомәр Бәширов хөрмәтенә «Гомәр Бәширов»  урамы;
  • Татарстанның җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев хөрмәтенә «Разил Вәлиев" урамы;
  • татар шагыйре, журналист, сәясәт эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин хөрмәтенә «Роберт Миңнуллин" урамы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International