Бер гасырдан артыграк тарихка ия 8нче мәктәп бинасында янә эш коралларының тавышы ишетелә – биредә капиталь ремонт бара.
Соңгы елларда шәһәрнең 8нче мәктәбе күзгә күренеп үзгәрде. Элегрәк капиталь ремонт хисабына аның тышкы ягы үзгәреш кичергән иде, илкүләм проект кысаларында биредә берничә кабинет ремонтланды һәм “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәге ачылды. Узган елның 8 ноябреннән исә эчке отделка эшләре башланды.
– Ремонт “Кече нефть компаниясе” хисабына алып барыла, ул “Талым” балалар бакчасына капиталь ремонтны да инвестицияләгән иде, – диде подрядчы төзелеш оешмасы җитәкчесе Наил Фазлеев. – Эшләргә көзге каникуллардан соң керештек. Бүгенге көндә биредә 15 кеше мәшгуль. Икенче катта ут, янгын сигнализациясе буенча эшләр башкарылды. Хәзер стеналарны ясыйбыз, аларны гипсокартон белән тышлыйбыз, тәрәзә төпләре урнаштырабыз, яңа идәннәр, түшәм булачак, эшләр баскычларда һәм фойеда да алып барыла. Әлеге мәгариф учреждениесендә уку процессы ике бинада тормышка ашырыла. Капиталь ремонт бара торган төп бинада 5-11 сыйныф укучылары белем ала, янәшәдә генә урнашкан зур булмаган икенче бинада башлангыч сыйныфлар укый. Әмма, эшләр башлангач, уку процессына үзгәрешләр кертелгән. – Безнең мәктәпкә 249 бала йөри. Ремонт чорында укучылар ике сменада мәктәпнең кечкенә бинасында белем алалар. Ремонттан соң алар янә беренче сменада укыячаклар, – диде директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлзифа Дашкина. Педагогик коллектив капиталь ремонтка зур өметләр баглый. Уку елы башында ук әле мәктәп “Татнефть” грантлары бәйгесендә дә катнашып, санузеллар ремонтына 2,5 миллион сум акча откан.
– Әлеге хыялыбыз да тормышка ашар – инвалид балалар, шулай ук малайлар һәм кызлар өчен аерым санузеллар булыр, дип уйлыйбыз, – дип билгеләп үтте Гөлзифа Фоатовна. Подрядчы төп бинадагы капиталь ремонтны февраль ахырына төгәлләргә ниятли, килешү буенча эшләр башлангыч сыйныфлар бинасында да башланачак. Ремонт отмосткалар ясау, территорияне төзекләндерү һәм коймалау белән төгәлләнәчәк.