Татарстанда Рөстәм Миңнеханов катнашында Кадастр палатасы һәм Татарстан Республикасы буенча Росреестр коллегиясе узды

2022 елның 15 гыйнвары, шимбә

Коллегиядә «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалының 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2022 елга бурычлар билгеләнде.

2022 елның 14 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Кадастр палатасы һәм Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар кую буенча киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Әйтергә кирәк, 2021 ел ведомство өчен юбилей елы булды – августта Татарстанның Кадастр палатасы оешуның 20 еллыгы билгеләп үтелде.

Доклад барышында Кадастр палатасы директоры Аркадий Белкин ведомствоның эш юнәлешләре буенча динамиканы уңай бәяләде, эшчәнлекнең төп күрсәткечләренә җентекләп тукталды.

Аерым алганда, мәгълүматларны кертү һәм тикшерү вәкаләтләрен гамәлгә ашыру кысаларында, 2021 елда Кадастр палатасы тарафыннан исәп-теркәү гамәлләре турында 722 меңнән артык гариза һәм ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибендә кергән 125 меңнән артык документлар пакеты эшкәртелгән.

Шулай ук Кадастр палатасы Татарстан Росреестры белән берлектә эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча бердәм дәүләт күчемсез милек реестры (ЕГРН) мәгълүматларының сыйфатын күтәрү эшен дәвам итә. Узган елда күчемсез милек реестры мәгълүматларында 217 меңнән артык хата төзәтелгән. Кадастр палатасы директоры хаталарны анализлау һәм төзәтү планлаштырылган сроклардан алда бара, дип билгеләп үтте.

Кадастр палатасы тарафыннан башкарыла торган вәкаләтләр исемлегенә ЕГРН белешмәләре бирү керә. Зур күләмле закон үзгәрешләренә бәйле рәвештә, 2021 елның язында ЕГРН мәгълүматларын бирү функциясе тулысынча палатага беркетелде, ә элек мәгълүматларның бер өлеше Татарстан Республикасы буенча Росреестр тарафыннан бирелә иде. Шулай итеп, 2021 елда ведомство тарафыннан 4,8 млн мөрәҗәгать эшкәртелгән, узган ел белән чагыштырганда, эш күләме 2 тапкыр арткан.

Учреждение эшчәнлегенең аерым мөстәкыйль юнәлеше-торак пунктларның, территориаль зоналарның, саклау зоналарының, урманчылыкларның һәм башка территорияләрнең чикләре реестрын алып бару.  2021 елда Кадастр палатасы тарафыннан ЕГРНга 268 торак пункт һәм 2 196 территориаль зона кертелгән. Аркадий Белкин 2021 елда территориаль зоналарның чикләре сизелерлек артуга карамастан, аларны кертүнең гомуми күрсәткече элеккечә үк түбән һәм нибары 18% тәшкил итә, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, муниципаль берәмлекләрнең яртысыннан артыгы мондый чикләрне кертүнең «нульле» күрсәткече булып кала бирә. 

Шул ук вакытта 2024 елның 1 гыйнварыннан торак пунктларның һәм территориаль зоналарның кертелгән чикләре булмаганда, төзелеш өчен рөхсәт документларын бирүгә тыю гамәлгә керәчәк, бу исә закон таләпләрен үтәмәү генә түгел, ә дәүләт программаларын үтәүне тәэмин итүне өзүгә дә китерергә мөмкин.

Түләүле эшчәнлек кысаларында ведомство халыкка кирәкле хезмәтләрнең киң спектрын тәкъдим итә, шул исәптән консультация хезмәтләре, күчмә хезмәт күрсәтү һәм курьерлар ташу, таныклаучы үзәк хезмәтләре. Күрсәтелгән хезмәтләр күләме буенча лидерлыкны күчемсез милек әйләнеше белән бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләр тотып тора, бу ел дәвамында Филиал хезмәткәрләренең югары һөнәри осталыклары турында сөйли.

Моннан тыш, Аркадий Белкин «Роскадастр»халык-хокук компаниясе эшчәнлеге тәртибен билгеләүче яңа закон турында сөйләде. Мондый компанияне булдыру федераль дәүләт бюджет учреждениеләре (Кадастр палатасы, «геодезия, картография һәм ИПД Үзәге» ФДБУ) һәм акционерлык җәмгыятьләре («Ростехинвентаризация-Федераль БТИ» АҖ, «Роскартография» АҖ) базасында, аларның ресурсларын һәм функцияләрен берләштерү юлы белән планлаштырыла, бу пространство-картография мәгълүматларыннан файдаланучылар өчен «бер тәрәзә» системасын булдырырга, хезмәт күрсәтү вакытын кыскартырга һәм электрон рәвештә Росреестр хезмәтләре санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, җир ресурсларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру һәм торак төзелеше өчен территорияләрен җәлеп итүгә ярдәм итәчәк.

Шулай ук Кадастр палатасы директоры үз чыгышында телефон хезмәте күрсәтү буенча ведомство үзәге - Кадастр палатасы һәм Росреестр эшчәнлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшчәнлегенең төп күрсәткечләрен дә атады. Шулай итеп, 2021 елда ВЦТО 3,5 млн. нан артык мөрәҗәгать итүчене кабул итте, шуларның 41% ы Казан мәйданчыгына туры килде. Росреестр Хезмәтләренә кагылышлы сораулар һәм гаризаларны карау нәтиҗәләре буенча документларның әзерлеге турындагы сораулар аеруча популяр.

Докладның йомгаклау өлешендә Аркадий Белкин Кадастр палатасы һәм ВЦТО алдында 2022 елда торган максатлар һәм бурычлар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International