73 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге Крещение бәйрәме вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә

2022 елның 15 гыйнвары, шимбә

Традиция буенча 18-19 гыйнвар төнендә районның православие динен тотучылар Хач ману бәйрәмен билгеләп үтә.

Бәйрәм көнне бәкедә коенырга планлаштыручылар өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тәкъдим ителә:

Бозлы суга чумар алдыннан бераз йөгереп килеп, физик күнегүләр ясап, тәнне кыздырып алырга кирәк. Бәке янына килгәндә аякларның сизгерлеген югалтмас өчен төбе таймый, уңайлы һәм җиңел салып-киелә торган аяк киеме киегез. Аеруча ботинка һәм йон оек әйбәт булачак.  Бәкегә таба барганда, исегездә тотыгыз: сукмак тайгак булырга мөмкин, шуңа күрә салмак генә барыгыз

-Иң яхшысы — башны юешләтмичә, муенга кадәр генә чуму. Бәкедә бер минуттан да артык тормаска.

- әгәр сезнең белән бала да булса, аны бәкегә чумган вакытта күзәтегез. Куркынган бала үзенең йөзә белүен онытырга мөмкин.

- бәкедән чыгу алай ук җиңел түгел.

Чыкканда кул белән тоткаларга тотынмагыз, коры сөлге кулланыгыз, бәке кырыеннан бер уч кар алыгыз, бер уч чамасы су алып, бау тоткаларына таянып, тиз һәм энергия белән күтәрелегез

Коенганнан (чумганнан) соң үзегезне һәм баланы йомшак сөлге белән ышкыгыз һәм коры кием киегез;

-иммунитетны ныгыту өчен кайнар чәй эчәргә кирәк, иң яхшысы, алдан термоска җиләк-җимешләр салып әзерләнгәнне.

Түбәндәгеләрне эшләү тыела:

– коткару хезмәте вәкилләре һәм медицина хезмәткәрләре булмаган урында коену;

– балаларны караучысыз коендыру;

  • боздан туры суга чумарга;

– бәкене пычрату;

-исерткеч эчемлекләр кулланырга, аек булмаган хәлдә коенырга;

– эт һәм башка хайваннар белән коену;

-боз өстендә, гардеробта, киенү бүлмәләрендә төрле чүп-чар калдыру;

-куркыныч турында ялган тавышлар бирү;

-коену урынына боз өстенә автотранспортта якын килү.

Шул ук вакытта, чыныгуның мондый экстремаль төре һәркемгә дә файдалы булмавын исегездән чыгармагыз!

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International