Нурлатлылар «Россиядә эш» порталы аша эш таба ала

2022 елның 15 гыйнвары, шимбә

«Демография» милли проекты кысаларында «Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проектын тормышка ашыру бара.

Нурлат шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге кызыксындырган белгечлек буенча яңадан укырга теләүче нурлатлыларга «Россиядә эш» порталы аша гариза бирү мөмкинлеге турында хәбәр итә.

Һөнәри белем алырга һәм өстәмә һөнәри белем алырга мөмкин:

50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар;

3 яшькә кадәрге һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызлар.

Тулырак мәгълүматны 2-46-30 телефоны буенча алырга мөмкин.

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International