Шуңа бәйле рәвештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мөһим. Электр җылыткычны янмый торган материалдан эшләнгән махсус беркетмәгә урнаштырыгыз. Бары тик сәнәгать ысулы белән генә эшләнгән приборларны кулланыгыз, бернинди шартларда да сафтан чыккан, кулдан үзең эшләгән электр җылыткычлар кулланмагыз. Электр приборларыннан файдаланганда озынайткычлар кулланмаска тырышыгыз. Куллану очрагында озынайткыч тоташтыргычның (номиналь) егәрлеге электр приборының егәрлегеннән ким булмавына инаныгыз. Даими рәвештә электр үткәргечләрнең, розеткаларның, щитларның һәм җылыткычның штепсель вилкаларының төзеклеген тикшерегез. Берьюлы берничә куәтле энергия кулланучысын электр челтәрләренә тоташтырып зур йөкләнеш булдырмагыз. Җылыткычның чыбыкларын ковер асларыннан, ишек бусагасы астыннан сузмагыз, ул ышкылып яраксыз хәлгә килергә мөмкин. Төнгә электр җылыткычны эшләтеп калдырмагыз, бигрәк тә урын-җир янында яки башка янучан предметлар, интерьерга якын урында калдыру куркыныч. Еш кына газ плитәләрен дә җылыткыч буларак файдаланалар. Бу бик куркыныч! Чөнки теләсә кайсы вакытта газ бирүдә өзеклек булырга яки үтәли җил газны сүндерергә мөмкин, нәтиҗәдә, агуланудан тыш, җыелган һава-газ катнашмасының шартлау ихтималы да бар. Әлеге типтагы электр приборлары белән сак эш итү өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген белү өчен, инструкцияне игътибар белән укырга кирәк. Хәтерегездә тотыгыз, җылыткыч приборларны куллану буенча белешмәлек белән танышуга сарыф иткән берничә минут, сезнең гомерегезне саклап калырга мөмкин! Сак булыйк!
73 ПСЧ инспекторы Таңсылу Әхәтова.