Ана капиталы, ветераннарга түләүләр һәм башка пособиеләр 2022 елның 1 февраленнән 8,4% ка индексацияләнә. Индексация яшәү минимумы күләменә бәйле булмаган социаль ярдәм чараларына кагылачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының ТАСС һәм пресс-хезмәтенә сылтама белән.
1 февральдән ана капиталының күләме беренче балага 524,5 мең сум, әгәр беренче балага ана капиталы алмаган булсалар - икенче балага 693,1 мең сум тәшкил итәчәк. Түләүләрне 16 миллион гаилә алачак, моның өчен федераль бюджеттан акча каралган.
Шулай ук 1 февральдән йөклелек һәм бала табу, 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособие күләме, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие һәм башка социаль ярдәм чаралары күләме артачак.