Бу хакта РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча төбәк бүлеге координация советы рәисе вазифаларын башкаручы Фердинат Закиров хәбәр итте.
Бүген узган ведомствоның киңәйтелгән утырышында Фердинат Закиров медицина хезмәткәрләренә-6,3 млрд. сум, социаль учреждениеләр хезмәткәрләренә 32,8 млн. сумнан артык акча түләнүен әйтте.
«Барлык түләүләр дә вакытында һәм тулы күләмдә башкарылды”, - дип билгеләп үтте докладчы.
Моннан тыш, Covid-19дан зыян күргән медицина хезмәткәрләренә һәм ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчеләренә 218 млн.сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр күчерелгән.