Сәүдә үзәгендә әйбер сатып алганда яки ял иткәндә, шулай ук башка эшләр белән шөгыльләнгәндә, кирәк булган очракта файдаланырга мөмкин булган чыгу юлларын билгеләгез.
Әгәр сез бу бинага беренче тапкыр килгәнсез икән, моңа аеруча игътибар итәргә кирәк! Әлеге сорау белән сәүдә үзәге сакчылары хезмәткәрләреннән сорап белешергә оялмагыз.
Балаларны кулыннан тотыгыз. Еш кына кешеләр, янгын турында тавышлы хәбәр ишеткәч, монда бернинди дә куркыныч күрмичә, әлеге вакыйганы игътибарсыз калдыра һәм бина эчендә сатып алуларын яки күңел ачуын дәвам итә. Бу - тормыш бәясенә торырдай тупас хата. Кичекмәстән барысын да ташлап, бинадан чыгып китәргә кирәк. Бернинди әйбер дә яки кассада алмыйча калган акча да сезнең тормышыгызны алыштырмаячак. Хәбәр ялган булса, димәк, янгын очрагында ничек һәм кая чыгарга икәнен сез хәзер беләсез. Хәлне бәяләгез, реаль куркыныч булуына ышаныгыз (бәлки, бу кычкыру белән кайсыдыр кешеләрнең игътибарын гына җәлеп итәргә телидер). Урыныгызда торганда, телефоныгызны яки янгын сүндерү сигнализациясе төймәсен күреп, тирә-якка игътибар белән карагыз, янгын сүндерү сагында янгын турында хәбәр итегез (моны кемдер эшләячәк дип санамагыз) һәм тыныч кына якындагы ишеккә таба юнәлегез.
Теләсә нинди шартларда да үз-үзегезне тыныч тотарга тырышыгыз, паникага бирелмәгез. Кешеләрне коткару буенча җитәкчелекне үз өстегезгә алыгыз! Халык төркемендә хәрәкәт иткәндә, балаларны, хатын-кызларны һәм картларны алга үткәрегез, каушап калган кешеләрне бергәләп тынычландырыгыз. Куркып калган һәм нишләргә дә белми басып торган кешеләргә ярдәм итегез; аңнарына китерү өчен, аларның яңакларына суккалагыз, тыныч һәм аңлаешлы итеп сөйләшегез, аларны кулларыннан тотып алып чыгыгыз.
73 ПСЧ инспекторы Тансылу Әхәтова.