19 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрә

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Чара, үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көнен оештыру кысаларында узачак.

2022 елның 19 гыйнварында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.

Идарәнең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлегендә консультация алу өчен - Нурлат шәһәре, Мәктәп урамы,10нчы йорт адресы буенча 2022 елның 19нчы гыйнварында  14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр барлык теләүчеләргә консультация биреләчәк.  Белешмәләр өчен телефоннар:2-08-83, 2-19-71.

Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты-идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.

Консультациягә язылган эшмәкәрләргә территориаль бүлеккә килгәндә, сулыш органнарын шәхси саклану чараларын (битлекләр, ресираторлар) куллану сорала.

                                                                           

Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү-хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул!

Без сезне бердәм «Ачык ишекләр» көнендә консультацияләргә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International