Андреевка һәм Богдашкино авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

Район җитәкчелегенең халык белән традицион кышкы очрашулары чиратын Андреевка һәм Богдашкино авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итте. Алар 11 гыйнварда узды.

Очрашуларда узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Авыл халкы шулай ук җитәкчеләргә, җаваплы хезмәт вәкилләренә үзләрен борчыган сорауларны бирергә, үз теләкләрен белдерергә, җирлек башлыгына, депутатларга яңа наказлар бирергә мөмкинлек алды.

Күңелле мизгелләр дә булды. Мәсәлән, Андреевкада Марина Малафеевага саву аппараты өчен сертификат тапшырдылар. Аның шәхси ярдәмче хуҗалыгында 6 савым сыеры исәпләнә. Богдашкинодан Ирина Харитонова да шундый ук бүләк алды, аның шәхси хуҗалыгында 13 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 7 савым сыеры да.

Шулай ук биредә ирле-хатынлы Иван һәм Галина Макаровлар алтын туйлары белән котлаулар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International