Эшләмәүче нурлатлылар бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүне ала ала

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Пенсия фондының Нурлат районындагы бүлеге клиент хезмәте (бүлек хокукында) хәбәр иткәнчә, эшләмәүче ата-анага яки аның опекунга, уллыкка яисә тәрбиягә бала алган ата-анага бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.

Әлеге матди ярдәм чарасы моңа кадәр халыкны социаль яклау органнары тарафыннан бирелә иде.

"Пособие ике ата-анада яки аларны алмаштыручы затларда эш булмаган очракта гына билгеләнә – пособие сорап бала туганнан соң 6 айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк", - дип мөрәҗәгать итә клиент хезмәте белгечләре.

Ике һәм аннан күбрәк бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 18 886, 32 сум тәшкил итә. Әеге түләү гариза буенча гына рәсмиләштерелә. Гариза белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International