Кичә авыл фельдшер-акушерлык пунктында коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясарга 28 урта камышлылы килде.
Беренчел вакцинация белән беррәттән авыл җирлегендә ревакция процессы да актив бара. Биредә коронавирустан вакцинация узган елның мартыннан башланды һәм авыл халкы аның саклагыч тәэсирен үз җилкәләрендә тойды. Гомумән алганда, авыл җирлеге буенча вакцинация дәрәҗәсе 100 процентка якын.