Россиядә Прокуратура оешуга 300 ел тулу билгеләп үтелә

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

1722 елның 12 гыйнварында Петр I указы буенча беренче тапкыр Генерал-прокурор вазыйфасы кертелә.

Россиядә исә бу бәйрәм Борис Ельцин указы буенча 1996 елдан бирле билгеләп үтелә.

1722 елда Беренче Россия Генерал-прокуроры итеп Павел Ягужинский билгеләнә.

1762 елда патшабикә Екатерина II Россия прокуратурасы институтын шактый үзгәртә. Финанслар белән идарә итүдән тыш, хәзер прокурор вазифаларына казначылык һәм хакимият органнары өстеннән күзәтчелек керә.

Мөстәкыйль дәүләт органы булып прокуратура СССР таркалганнан соң оеша. Бүген исә  ул хакимиятнең бер генә тармагына да керми, ә мөстәкыйль дәүләт органы булып тора.

Хәзерге вакытта прокуратураның иң төп функциясе - хокук саклау. Прокуратура хезмәткәрләре РФ Конституциясе нигезендә Россия Федерациясе гражданнарының хокукларын һәм ирекләрен үтәүне күзәтүне гамәлгә ашыра һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International