Нурлат районында сөт җыючы җыеннарда актив халыкны бүләкли

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

«Восток» СПСК рәисе Марсель Сабировтан Бикүле һәм Якушкино авыл җирлекләрендә яшәүчеләр акчалата бүләкләр алды.

Елның беренче эш көненнән башланып киткән халык җыеннарында халыктан сөт сатып алу бәяләренә кагылышлы мәсьәлә иң мөһиме булып тора. Район җитәкчелеге сөт җыючыларга сөтне килограммын 28,50 сумнан да ким булмаган күләмдә сатып алырга тәкъдим итә. «Восток» СПСК рәисе Марсель Сабиров билгеләп үткәнчә, аларда мондый бәяләр узган ел азагыннан бирле гамәлдә. Кооператив районның 12 торак пунктында яшәүчеләрдән сөт сатып ала, ә быел гражданнар җыеннарында алар белән күп еллар дәвамында актив хезмәттәшлек итүче шәхси ярдәмче хуҗалыкларны бүләкләргә булганнар. Ел дәвамында иң күп сөтне кооперативка тапшырган шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар акчалата премияләр алалар.

«Без авыл халкына рәхмәтле. Шулай итеп, халыкның күбрәк сөт җитештерү белән кызыксынуын күтәрергә һәм, әлбәттә, алга таба да безнең белән хезмәттәшлек итүләрен телибез», – дип билгеләп үтте Марсель Сабиров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International